Авыр тормыш шартларына тарган балаларга ярдәм фонды Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, Россиянең коммерциячел булмаган оешмалары һәм иҗтимагый берләшмәләре инновацияле социаль проектларын конкурс нигезендә сайлап алу уздырылачагы турында хәбәр итә.
Конкурс 2016-2017 елларда балигъ булмаганнарның девиант тәртибен, җинаять кылуын, хокук бозуын профилактикалауга, шулай ук хокук бозган, җинаять кылган үсмерләрне җәмгыять белән килешеп яшәргә өйрәтүгә, закон белән каршылыкка кергән балалар тәрбияләүче гаиләләргә булышлык күрсәтүгә юнәлтелгән проектларны финанслау өчен сайлап алу максатларында оештырыла.
Конкурска 18 ай буе дәвам итә торган, 2016 елның 1 апреленнән 2017 елның 30 сентябренә кадәр гамәлгә ашыру каралган проектлар кабул ителә. Тулырак мәгълүмат өчен адрес: (http:// www.fond-detyam.ru /).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте