Тинчурин театры “Эх, алмагачлары!” белән 81 нче театраль сезонын яба

2015 елның 23 июне, сишәмбе

25 июньдә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театры Ш.Фәрхетдинов пьесасы буенча куелган “Эх, алмагачлары!” комедиясе белән 81 нче театраль сезонын яба.

Бу сезон Тинчурин театры өчен гаять уңышлы булды. Сезон җитди драмаларга, шулай ук комедияләргә бай булып, театрның иҗат коллективы югары профессиональ дәрәҗәдә икәнлеген тагын бер кат дәлилләде.

Былтыр 15- 21 сентябрь көннәрендә К.Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале узды. Әлеге фестивальдә Казакъстан, Калмыкия, Башкортстан, Чувашия һәм Татарстан Республикасы театрлары катнашты.

Сезонның иң истә кала торганы - сезон премьералары. Быел барлыгы алты премьера спектакле чыгарылды. Болар: Ф.Яруллин, “Бер күрешү - үзе бер гомер!” (режиссеры - Рәшит Заһидуллин); И.Юзеев, “Гашыйклар тавы” (режиссеры - Резеда Гарипова); Ф.Г.Лорка, “Өметсез хыяллар” ( режиссеры - Рәшит Заһидуллин); Р.Харис, Э.Низамов, “Кара пулат” (режиссеры - Георгий Ковтун); Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин, “Эх, алмагачлары!” (режиссеры - Рәшит Заһидуллин); Ш.Хөсәенов, “Чулпан” (режиссеры - Резеда Гарипова).

Сезон дәвамында театр башкалабыз Казаннан читтә яшәүче тамашачыларыбызны да спектакльләре белән сөендерде. Татарстан район- авылларында гына түгел, Мәскәү каласында, Чувашия Республикасында үзенең иҗаты белән милләттәшләребезне куандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International