Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең халык һөнәрчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә бүлеп бирелә торган грантлар алу өчен гаризалар кабул итү бара. Грантлар һөнәрчеләрнең һәм халык сәнгать һөнәрчелеге оешмаларының иҗади мөмкинлекләрен файдалану һәм Татарстан Республикасында халык сәнгать һөнәрчелеген торгызу, саклап калу һәм үстерү юнәлешендәге иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруны күздә тота.
Гаризалар 1 июльгә кадәр кабул ителә.
Мәгълүмат өчен: (843)264-75-06).
(http://mincult.tatarstan.ru/rus/predostavlenie-grantov-pravitelstva-respubliki.htm) Грантлар бүлегендә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте