ТӨРКСОЙ 2015 елда Халдун Танер исемендәге халыкара пьесалар конкурсы игълан итте. Аның төп максаты – төрки илләрдә хәзерге чор драматургиясе үсешенә ярдәм итү һәм төрки телләрдә иҗат ителгән әсәрләрне популярлаштыру. Конкурска төрки телләрдә язылган пьесалар кабул ителә, аларның иң яхшылары басмада дөнья күрәчәк һәм ТӨРКСОЙ илләрендә сәхнәгә кую өчен тәкъдим ителәчәк.
Конкурс ТӨРКСОЙ тарафыннан төрек драматургы Халдун Танерның 100 еллыгына багышлап 2015 елны аның елы дип игълан итү белән бәйле рәвештә уздырыла.
Әсәрләр 2015 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурска йомгак 30 сентябрьдә ясалачак һәм 15 ноябрьдә игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләүне декабрьдә уздыру каралган.
Конкурс шартлары:
- Конкурста ирекле темага язылган пьесалар катнаша.
- Пьесаның күләме ике акттан да артык булырга тиеш түгел.
- Пьеса төрки телләрнең берсендә иҗат ителергә тиеш (төрек, азәрбайҗан, казах, кыргыз , төрекмән, үзбәк, татар , башкорт, чуваш, кырым татар, гагауз, карачай-балкар, кумык, уйгур, хакас, алтай, якут, тува һәм башкалар).
- Конкурста катнашучылар өчен яшь ягыннан чикләү юк.
- Автор конкурста бары бер әсәре белән генә катнаша ала.
- Әсәрләр башка авторлардан үзгәртелгән, тәрҗемә ителгән булмаска тиеш.
- Конкурска куелган пьесаларның басылып чыкмаган, сәхнәгә куелмаган, башка конкурсларда бүләк алмаган булуы шарт.
- Пьесаның тексты компьютерда җыелган (формат Word, шрифт Times New Roman 12 pt, юлара интервал 1,5) 6 нөсхәдә, шулай ук СD яздырып тапшырыла.
- Титулда авторның псевдонимы гына күрсәтелә. Әсәр, конкурсант турында титулда башка мәгълүмат китерелсә, конкурстан төшереп калдырыла.
- Конкурсант аның турында шәхси мәгълүмат, тәрҗемәи хәле, адресы һәм бер фотосы салынган, тышына бары псевдонимы гына язылган конвертны өстәмә рәвештә бирә. Бу конвертны пьеса тексты салынган зур конверт эченә тыгып җибәрергә кирәк.
- Пьесаларны Avrasya Yazarlar Birliği, Sakarya mahallesi Göztepe Sokak 5/A Ankara/Türkiye) адресына шәхсән, почта аша яисә htoyunyaris@ayb.org.tr электрон адресына җибәрү кирәк.
- Конкурсны оештыручылар, кирәк булса, сайлап алу комиссиясе төзергә мөмкин.
- Пьесалар төрек теленә тәрҗемә ителгән текст буенча бәяләнәчәк.
- Конкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый.
- Премиягә лаек булган пьесаларны ТӨРКСОЙ әгъзалары булган илләр театрлары репертуарына кертергә тәкъдим итәчәкләр.
- Конкурста конкурсның бәяләү комиссиясе (жюри) әгъзаларының якын туганнары, кардәшләре катнаша алмый.
-Конкурс шартларына туры килми торган гаризалар каралмый.
- Документларын тапшырган гариза бирүчеләр конкурс шартларын үзеннән-үзе кабул итә дип санала.
Беренче премияне алучыга 15 мең, икенче премияне алучыга — 10 мең, өченче премияне алучыга — 5 мең лира, шулай ук 2.500әр лиралык ике кызыксындыру премиясе каралган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте