Усть-Каменогорскида (Казахстан) Советлар Союзы Герое, татар халкының бөек улы шагыйрь Муса Җәлилгә тантаналы рәвештә һәйкәл ачылды. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча аны ачуда һәм чәчәкләр салуда Татарстан Республикасы мәдәният министры җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнашты.
Җәлил бюстын Ульба елгасы ярында, Протозанов һәм Кайсенов урамнары кисешкән җирдә урнаштырдылар. Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү турындагы тәкъдим белән татар этномәдәни берләшмәсе әгъзалары чыккан иде. Бюстны Татарстан Республикасының Атказанган скульпторы Мәхмүт Гасыймов эшләде.
Һәйкәлне ачу вакытында Айрат Сибагатуллин казахстанлыларга Муса Җәлил истәлегенә олы хөрмәт белән караулары, Казахстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга зур көч куюлары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Усть-Каменогорск шәһәре башлыгы Тимербәк Касыймҗанов, Көнчыгыш Казахстан өлкәсе башлыгы урынбасары Жаксылык Омар, Парламент Мәҗлесе депутаты Светлана Ферхо, тыл хезмәтчәне Рәшидә Хәсәнова, Кытайдан килгән татарлар халык алдында чыгыш ясап, шундый күркәм вакыйгага сөенүләрен белдерделәр.
Әлеге тантанадан соң кунаклар да, хуҗалар да шәһәр паркында татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабантуйда катнашып хозурланды.
Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Сабантуй уңаеннан сәламләвен укып китте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатларын тапшырды.
Шуннан соң сәхнәгә сәнгать әһелләре менде, алар бик шәп концерт күрсәтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте