Кама аръягында яшәүче чувашларның «Учук» тугызынчы ачык фестивале

2015 елның 23 июне, сишәмбе

21 июньдә Әлмәт районының Иске Суркино авылында Кама аръягында яшәүче чувашларның  «Учук» тугызынчы ачык фестивале узды.

Анда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 20 фольклор коллективы катнашты (250дән артык кеше).

Фестиваль программасында традицион рәвештә «Учук» йоласы күрсәтелде. Тамашачыларга чуваш артистлары концерт куйды. Соңыннан барысы да ботка белән сыйландылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International