Казан XIV Халыкара «Идел – тынычлык елгасы. Идел буе халыкларының мәдәни багланышы» этномәдәни экспедиция-фестиваленә әзерләнә

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

23 июньдә  Казан XIV Халыкара «Иделтынычлык елгасы. Идел буе халыкларының мәдәни багланышы» этномәдәни экспедиция-фестивален кабул итәчәк. Фестиваль  28 июньгә кадәр дәвам итә. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырыла.

Экспедициядә катнашучылар иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм галимнәр  "Валерий Чкалов" теплоходында Татарстан, Чувашия, Марий Эл республикаларында, Самара, Түбән Новгород өлкәләрендә булачаклар, түгәрәк өстәл, семинарларда катнашып, милли сәясәт өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Быел Самарадан башланган экспедиция Казанга төштән соң, сәгать дүртләр тирәсендә киләчәк.

237 97 90; 8 917 295 44 18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International