21 июньдә Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында мордваларның «Валда Шинясь» («Кояш алкасы») дигән бәйрәме узды. Ул традицион рәвештә кояш торгынлыгы көннәрендә үткәрелә.
Бәйрәмдә «Тәтеш ярминкәсе» оештырылган иде. Биредә мордва һөнәрчеләре җитештергән декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, милли ризыклар, дәва үләннәре, тагын бик күп нәрсә сатучылар үз товарларын мактап тәкъдим итә. Шунда ук кәрҗин үрү, чүлмәк ясау һәм тагын әллә нинди һөнәрләр серен аңлата торган осталык дәресләре уздырыла. «Мордва йорты»нда учак өстендә чүлмәктә уха пешә, ә милли ризыклардан сыгылып торган өстәл яныннан һич китәсе килми. Үз язмышыннан алдан хәбәр алырга теләүчеләр кое янындагы багучыга бара. Кайберәүләр «Вадря офта» мәйданчыгында «аю сайлап», аңа өрәңге ботакларыннан үрелгән такыялар кидереп бизәндерә. Монысы – бәйрәмнең төп атрибутларыннан берсе.
«Валда Шинясь» үз мәйданына бик күпләрне җыйды, халык рәхәтләнеп күңел ачты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте