"Сабантуй – дуслык күпере" – шушындый шигарь белән Германия башкаласы Берлин шәһәрендә 20 июньдә II Европа сабантуе уздырыла.
Беренче Европа сабантуе 2014 елда Латвия башкаласы – Рига шәһәрендә узган иде. Анда дөньяның төрле почмакларыннан йөздән артык ватандашыбыз катнашты. Быел исә Берлин сабантуенда катнашучыларның саны бермә-бер артык иде: татарларның иң матур, иң күңелле, җанга иң якын бәйрәмендә Европаның 22 иленнән милләттәшләребез катнашты.
Бәйрәмнең төп вакыйгалары 20 июньдә Берлинның социомәдәни үзәгендәге ике катлы, өсте ябык бинасында узды. Биюләр, җырлар, күңелле уен-ярышлар берәүне дә битараф калдырмады. Рәхәтләнеп аралаштылар, таныштылар, күңел ачтылар. Туган телдә – һәркемнең күңеленә якын ана телендә сөйләштеләр, аңлаштылар. Татарстаннан сабантуйны уздыруда Әлмәт театры артистлары катнашты.
Төш җитәрәк Татарстан Республикасыннан һәм Германия ягыннан бәйрәмгә рәсми вазыйфалар биләүче кунаклар килде.
«Дуслык күпере» – сабантуй кунакларының кулга-кул тотышып, биниһая зур әйләнә ясап татар бию көйләренә әйлән-бәйлән уйнавы бәйрәмнең иң тәэсирле вакыйгасы булды. Балалар да, олылар да хисләр ташуыннан, күңел нечкәрүеннән рәхәтлек кичерде.
Халык бәйрәмен кичке сабантуй һәм яшьләр дискотекасы тәмамлады.