Татарстанның Зәй каласында татар мәгърифәтчесе Таҗетдин Ялчыголга багышланган истәлек-билге ачылды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстанның Зәй районында милләтебезнең танылган мәгърифәтчесе, галим, тарихчы, язучы, педагог, дин әһеле, татарлар арасында абызлар хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе Таҗетдин Ялчыголга (1768-1838) багышланган истәлек-билге ачылды.

Чара ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды һәм Зәй муниципаль районы хакимияте ярдәме белән, “Парк һәм скверлар елы” программасы кысаларында оештырылган.

Стелла арка формасында эшләнелгән һәм Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлын гәүдәләндерә: аның йөргән, яшәгән һәм иҗат иткән җирләрен чагылдыра. Монументның үзәгендә исә ачылган китап урнаштырылган. Бу китап − мәгърифәтченең хезмәтләре символы. Таҗетдин хәзрәтнең дин, тарих, медицинага кагылышлы һәм педагогик юнәлештә дистәдән артык китап авторы булуы билгеле. Ислам кануннары буенча кешене сурәтләү тыелу сәбәпле, мәгърифәтченең рәсеме монументка төшерелмәгән.

Истәлек билгесе Таҗетдин Ялчогыл урамындагы скверда, аның исемен йөрткән җәмигъ мәчет янында урнаштырылган. Аның Татар дин галимнәре елында рамазан ае алдыннан ачылуы да аерым символга ия. Мәгърифәтчегә куелган истәлекнең авторы − танылган сынчы Асия Миңнуллина.

Гомеренең соңгы 14 елын Таҗетдин Ялчыгол Зәй районы Югары Налим авылында яшәгән, шуңа да зәйлеләр аны үзләренең якташы дип саный. Үзе ул Зәй районының Имәнлебаш авылында васыяте буенча (ул, кайда үлсәм—шунда җирләрсез, дип әйтеп калдыра) җирләнгән. Сәгыйть хәзрәт Камалов җитәкчелегендәге Зәй мөхтәсибәте Ялчыголның иҗади мирасы, тормыш юлы хакында мәгълүматларны тупларга һәм аның нәселен табарга дигән максат куйган. Дин әһеленең биографиясендә әле дә булса “ак таплар” кала бирә, шуңа да ел саен Зәйдә галимгә багышланган укулар уздырыла.

Чарада галимнең Казаннан һәм Мәскәүдән кайткан нәсел вәкилләре дә катнашты. Аларның берсе — 20 июльдә 92 яшен тутыручы Нәкыя Сәфәрова. Гомумән, Ялчыголның шәҗәрәсе бай һәм күп тармаклы.

Чарада шулай ук ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Рафаил Хәкимов, дин әһеле, галим-теолог Фәрит хәзрәт Сәлман, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, районның имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов та катнашкан.

Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәзыйф Кәримов Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә билге ачылуны, шәһәрдә бу тарихи вакыйга, дип атады. Катнашучыларны сәламләп: “Зәйлеләр моңа бик озак килде, аның нигезе инде 2000 еллар башында ук салынган иде. Мин бу һәйкәл-билгене булдырырга ярдәм иткән барлык галимнәргә, белгечләргә, сынчыга рәхмәтемне җиткерәм. Без, зәйлеләр, шундый данлыклы галимнең язмышы районыбыз белән бәйле булуына горурланабыз. “Парк һәм скверлар елы” программасы кысаларында булдырылган әлеге сквер да халыкның яраткан урынына әйләнер дип ышанам”, - диде ул.

МА “Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International