Чаллыда «Эш аты» дигән беренче театраль мәгърифәти форум уздырыла

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Чаллыда 29 июньнән 5 июльгә кадәр  «Эш аты» дигән беренче театраль мәгърифәти форум уздырыла. Аны Чаллының дәүләт курчак театры оештыра.

Шунысын исегезгә төшерәбез,  «Эш аты» халыкара курчак театрлары фестивале 2008 елдан ике елга бер уздырыла. Форумны да шундый ук ешлыкта үткәрү каралган.  

Мәгърифәти театр форумы курчак уйнатучы артистларның, курчак театрлары режиссерларының осталыгын арттыру, идарәдә һәм театрларны популярлаштыруда яңа технологияләр файдалану максатларында оештырыла.

Мәскәүнең, Казанның, Уфа һәм хәтта Парижның театр сәнгате өлкәсендәге иң яхшы белгечләре форумда катнашучыларга лекцияләр укый,  семинар-практикумнар, тренинглар уздыра.  

8 (8552) 38-42-42

8-905-372-1558

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International