18-20 июньдә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы республикада мәдәният өлкәсендәге башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә мәдәни брендларны популярлаштыру мәсьәләләренә багышланган семинар уздыра.
Семинарда төбәкнең мәдәни брендларын үстерү, Россиянең туристлык индустриясе вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге һәм башка актуаль мәсьәләләр каралачак.
Хөрмәтле журналистлар! Чистайга матбугат туры 19 июньдә була, автобус иртәнге тугызынчы яртыда «Татмедиа» (Декабристлар урамы, 2) бинасы каршыннан китә.
Аккредитация өчен: shigabetdinov.pr@gmail.com ;тел. 89372850121 (Лиана Нурышева).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте