«Әкият» татар дәүләт курчак театры «Юл йөрү кагыйдәләре паркы» спектаклен журналистларга уйный

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

17 июньдә  «Әкият» татар дәүләт курчак театры ТР  ЮХИДИ заказы белән куелган   «Юл йөрү кагыйдәләре паркы» спектаклен журналистларга уйнап күрсәтергә ниятли.  

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне театр тамаша шәкеленә салып бирә: болай күңеллерәк тә, үтемлерәк тә, аңлаешлырак та. Спектакль башлангыч сыйныф балалары өчен әзерләнгән.

Журналистлар өчен куела торган спектакль театрның зур залында сәгать унбердә башлана. Тамашачылар исә спектакльне  18 һәм 26 июньдә карый ала.   

237-70-05; 8904-665-18-14

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International