13 июньдә Баулы районының Покров-Урыстамак авылы янында «Гырон Быдтон» республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узды.
«Гырон быдтон» (иген эшләре тәмамлану) удмурт халкының яз-җәй циклы бәйрәмнәренең берсе – удмуртларның мул иген уңышы теләп гыйбадәт кылуы. Бәйрәм традицион рәвештә язгы җир эшләре һәм сабан ашлыгын чәчү тәмамланганнан соң, кояш торгынлыгының соңгы көннәрендә үткәрелә. Республика күләмендә «Гырон быдтон» 1998 елдан уздырыла. Анда Әгерҗе, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Баулы, Алабуга муниципаль районнарыннан, Чаллы һәм Казаннан фольклор коллективлары һәм аерым башкаручылар, Удмуртия Республикасыннан кунаклар катнаша.
Бәйрәм кунакларын удмурт халкының борынгы йолалары һәм гореф-гадәтләре, милли уеннары белән таныштырдылар. Удмуртларның милли ризыкларын тәм итеп, аларны әзерләү ысуллары турында мәгълүмат алу мөмкинлеге дә бар иде. Моннан тыш, милли костюм конкурсы һәм «Чеберина - чеберай» дип аталган удмурт чибәрен сайлау конкурсы, шулай ук бәйгеләр спорт ярышлары узды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте