Россиядә Венгрия мәдәнияте көннәре уза. Шул уңайдан мәркәзебездә дә махсус чаралар оештырылды. М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында казанлылар “Венгр рапсодиясе” белән хозурланды.
Казан тамашачысын үз мәдәнияте белән Венгрия дәүләт милли бию ансамбле таныштырды. Бөтен дөньяга танылган коллектив артистлары программаларын табигый венгр биюләре – чардаш (парлы бию) һәм вербунка (ирләр биюе) белән башлап җибәрде. Искиткеч хореография милли җырлар, акробатик номерлар белән алмашынып барды.
1951 елда оештырылган бу ансамбль Венгриядә иң танылганнарның берсе. Ул Венгрия халкын һәм венгр телле җирлекләрне милли гореф-гадәтләр һәм мәдәният белән таныштыру максатыннан нигезләнгән. Бу коллективның бай һәм үзенчәлекле репертуарын инде 44 илдә бәяләп өлгергәннәр. Безнең илдә исә Венгрия сәнгате белән, Казаннан кала, тагын Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм Екатеринбургта таныштылар.
Концерт алдыннан тамашачыларга Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина мөрәҗәгать итте: “Бүгенге тамаша безнең мәдәниятләрнең берләшүенә тагын бер адым булачак һәм сәүдә-икътисадый элемтәләрнең актив үсешенә булышачак”, - дип белдерде ул.
Үз чиратында Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контра барысына да бәйрәм рухын теләп шуны билгеләп үтте: Безнең мәдәният, фән һәм мәгариф юнәлешендәге бәйләнеш җепләре әле үрелә генә башлаган. Алар тиз үсеш алыр дигән өмет белдерде генконсул. “Милләтләр арасында үзара аңлашу, элемтәләрне ныгыту, диалог булдыруда беренче һәм иң нәтиҗәле юл буларак нәкъ менә мәдәният санала”, диде ул.
Чара Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы теләктәшлегендә уздырылды. Тамашачылар игътибарына танылган “Венгр рапсодиясе” фольклор-хореографик шоуы тәкъдим ителде. Классик гореф-гадәтләр белән илһамланып, спектакль авторлары үзенчәлекле бию дөньясын тудырган. Андагы һәр чыгыш бу ил халык авыз иҗатының күпкырлылыгын исбатлый. Алар Венгрия халкы мәдәниятенең байлыгы чагылдыра.
Регина ШИҺАБЕТДИНОВА