14 июньдә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында «Болгар шәһәренең урта гасырлар һөнәрчелеге» дигән фәнни-гамәли комплекс ачыла.
Бу проектны гамәлгә ашыру 2014 елда Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе нигезендә башланган иде. Эшне оештыру «Яңарыш» республика фондына, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтына, Казан федераль университетына, Болгар дәүләт тарих архитектура музей-тыюлыгына йөкләнде.
Комплексны булдыру буенча хәзер эшләр нигездә төгәлләнде дип әйтергә була. Нәтиҗәдә Болгарның технологияләр һәм һөнәрчелек җитештерүе өлкәсендә матди мәдәниятен өйрәнүче реставрация һәм эксперементаль археология лабораторияләре, фәнни тикшеренүләрне файдалануга кертү һәм Болгардагы һөнәрчелек җитештерүе традицияләрен өйрәнүгә чит ил белгечләрен җәлеп итү белән шөгыльләнүче Халыкара археология мәктәбе, фәнни мәгълүматларны популярлаштыру һәм киң җәмәгатьчелекне археология мирасы белән таныштыру эшен башкаручы эксперименталь интерактив һөнәрханәләрдән торучы комплекс барлыкка килде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте