11 июньдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Италия образлары» күргәзмәсе ачылды. Анда Дәүләт Эрмитажы тупланмаларыннан 200 гә якын сәнгать әсәре – XVII-XX гасыр рәсем, графика һәм кечкенә сынчыклар куелган. Бу эшләрдә бай тарихлы, дөньяга әдәбият, сәнгать һәм фән өлкәсендә бик күп даһилар биргән, Күтәрелеш чоры бишеге – Италиянең бөтен гүзәллеге, төсләр байлыгы, аһәңе чагылыш таба.
Әлеге борынгы илнең Көнбатыш Европа рәссамнары эшләре аша яңа яклары ачыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте