Әлмәттә Идел һәм Урал буе композиторлары музыкасы фестивале егерме җиденче тапкыр уздырыла

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

10-11 июньдә  Әлмәттә Идел һәм Урал буе композиторлары музыкасы фестивале егерме җиденче тапкыр уздырыла. Анда Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Мордовия, Коми Республикасы композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Татарстан Композиторлар берлеге.  

Катнашалар: «Яңа музыка» оркестры (А.Гөлишәмбәрова җит., дирижеры Р.Скуратов), Филүс Каһиров (тенор), Резеда Галимова (сопрано), Е.Коврикова (фортепиано), Т.Камалетдинов (фортепиано), Әлмәт музыка көллиятенең сәнгать коллективлары һәм башкалар.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International