11 июньдә Чистай дәүләт музей-тыюлыгы үзенә 1 ел тулуны бәйрәм итә. Музей-тыюлык өчен 1 ел гомер артык зур вакыт аралыгы түгел. Шулай да биредә хезмәткәрләрнең тырышлыгы белән байтак игелекле эшләр башкарылган инде. Ел әйләнәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында бу турыда шактый мәгълүмат урнаштырып барылды.
Хәзерге вакытта музей-тыюлык Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Чистай муниципаль районы белән бергәләп «Кече тарихи шәһәрләрне һәм авыл-салаларны саклау һәм үстерү» проектын (аның барышында шулай ук Чистайның тарихи үзәген яңадан торгызу һәм яңа музейлар ачу каралган) гамәлгә ашыру буенча зур эш башкара.
Рәсми сайт: http://vk.com/chistomuzei2014, http://my.mail.ru/mail/gorodnakame2012/.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте