Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханә системасының китапханәләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар уздырылды

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

"Мәдәни транзит 2015" халыкара осталык дәресләре фестивалендә тагын бер  мәдәни вакыйга өстәлде.

"Мәдәни транзит 2015" халыкара осталык дәресләре фестивале Өстәмә һөнәри белем бирү институтында икенче ел рәттән уздырыла һәм ул социомәдәни, китапханә эшчәнлеге, сәнгать белеме өлкәләрендә һәм башка өлкәләрдә Россия һәм чит ил экспертларының мәгариф курслары һәм программалары, осталык дәресләре белән таныштыру һәм аларны файдалануны максат итеп куя.

Әдәбият елында Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханә системасының китапханәләре җитәкчеләре һәм " Информация ресурслары менеджменты" мәгариф программасы буенча һөнәри яңадан әзерлек уздыручы белгечләре өчен "Социомәдәни проектлау" темасына семинар уздырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International