13 июньдә Баулы районының Покровский Урустамак авылында удмурт мәдәнияте бәйрәме «Гырон быдтон» уздырыла.
«Гырон быдтон» (иген эшләре тәмамлану) удмурт халкының яз-җәй циклы бәйрәмнәренең берсе – удмуртларның мул иген уңышы теләп гыйбадәт кылуы. Бәйрәм традицион рәвештә язгы җир эшләре һәм сабан ашлыгын чәчү тәмамланганнан соң, кояш торгынлыгының соңгы көннәрендә үткәрелә. Республика күләмендә «Гырон быдтон» 1998 елдан уздырыла. Анда Әгерҗе, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Баулы, Алабуга муниципаль районнарыннан, Чаллы һәм Казаннан фольклор коллективлары һәм аерым башкаручылар, Удмуртия Республикасыннан кунаклар катнаша.
Бәйрәм кунакларын удмурт халкының борынгы йолалары һәм гореф-гадәтләре, милли уеннары белән таныштыралар. Удмуртларның милли ризыкларын тәм итеп, аларны әзерләү ысуллары турында мәгълүмат алырга була. Программада тагын милли костюм конкурсы һәм «Чеберина - чеберай» дип аталган удмурт чибәрен сайлау конкурсы каралган. Шулай ук бәйгеләр спорт ярышлары да булачак.
Өстәмә мәгълүмат http://www.tatfolk.ru/.
Хөрмәтле журналистлар! Бәйрәм турында мәкалә язу мәсьәләләре буенча 89871822369 телефонына шалтыратыгыз (Гали Әхәт улы, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте