«Изге Болгар җыены»нда – «Иман моңы»

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

14 июньдә Болгар шәһәрендә 922 елда   Идел Болгарстаныныда рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүгә багышланган «Изге Болгар җыены» уза. Ел саен уздырыла торган бу зур бәйрәмгә быел Россиянең төрле почмакларыннан  ун меңнәрчә кеше җыелыр дип көтелә. 

Әлеге бәйрәм кысаларында «Иман моңы» дүртенче халыкара рухи музыка фестиваленең икенче концерты узачак. Анда  Эльмира Кәлимуллина, Гөлнара Гатина, Резеда Галимова, Айгөл Хәйри, Гөлзада Сафиуллина, Ильяс Халиков, Зөлфирә Шәйдуллина, Миңгол Галиев, Денис Хан-Баба, «Җомга көн» татар фольклор ансамбле, «Айгөл» балалар вокаль ансамбле, «Риваять» төрки этникасы һәм һөнәрләре ансамбле, «Болгар кызлары» вокал триосы катнаша.

Концерт иртәнге унда «Ислам динен кабул итү» истәлек билгесе куелган мәйданчыкта башлана. http://vk.com/musicavery

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International