9 июньдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Кырым Республикасы делегациясе белән очрашу булды. Икътисад, идарә һәм хокук институтында белемнәрен күтәрүче Кырым студентлары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлеге белән танышты.
Очрашуны министрлыкның төбәкара, милләтара хезмәттәшлек һәм күргәзмә эшчәнлеге бүлеге башлыгы Виктория Даутова уздырды. Әңгәмә нигездә министрлыкның «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» һәм «2014-2016 елларга татар халкының милли тәңгәллеген саклау» дәүләт программаларын гамәлгә ашыру юнәлешендә эшчәнлеге тирәсендә барды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте