Россия көнендә – «Әдәби ишегалды»

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Россия көне бәйрәм ителәчәк 12 июньдә  Казанның Үзәк мәдәният һәм ял паркында (фонтан янында) чираттагы алтынчы «Әдәби ишегалды уздырыла. Ул иртәнге сәгать унда башланып көндезге сәгать икегә кадәр дәвам итәчәк. Шушы ук көнне  «Казан укый…» дигән яңа акция башлана. Башкаланың мәдәни тормышында күренекле әлеге вакыйга Габдрахман Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын укудан башланачак. Шунысы игътибарга лаек, нәкъ 50 ел элек Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркында (хәзерге Үзәк мәдәният һәм ял паркы) казанлыларга бу романның беренче басмасын тәкъдим итү була.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International