Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә иң яхшы учреждениеләргә ярдәм итүгә каралган грантларын алу конкурсында катнашу өчен гаризалар 1 июльгә кадәр кабул ителәчәген хәбәр итә.
Грант турындагы нигезләмә http://mincult.tatarstan.ru/grant_govrt_bestdepartment_pol.html адресында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте