6 июньдә Саратов өлкәсенең Үскүрдем авылында Сабантуй бәйрәме гөрләде. Биредә ул егерме алты ел рәттән уза инде.
Лениногорск муниципаль районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры җитәкчелегендәге делегация составында концерт бригадасы һәм «Сорнай» фольклор-этник ансамбле (Казан) дә бар иде.
Сабантуйны "Саратов өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте" оештырды. Кунаклар, рәсми затлар бәйрәмдә катнашучыларга тәбрикләү сүзләре, котлаулары белән мөрәҗәгать иттеләр.
Бәйрәмдә шулай ук "Саратов тирәсе Идел буе территориясендә Алтын-Урданың тарихи-археология мирасы: Увек – үткәне, хәзергесе, киләчәге" фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар да булды. Оештыручылар милли бәйрәм мәйданында 41500 кеше җыелды дип белдерә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте