“Балтай” бәйрәме гөрләп узды

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Кичә Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында мордва халык бәйрәме “Балтай” зур уңыш белән үтте. Ул республикада 17 ел дәвамында уздырыла. Татарстанның Лениногорск, Бөгелмә районнарыннан, Чаллы, Казан шәһәрләреннән фольклор төркемнәре халык өчен чын бәйрәм ясады.

“Балтай”да катнашучыларны һәм кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде.

Бәйрәмгә килүчеләр уен-көлке, җыр-бию, ярыш-тамаша карап, милли ризыклар белән сыйланып рәхәтләнеп ял итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International