Төркиянең Әнкарә шәһәрендә Россия белән Төркия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылуга 95 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Анда Россия Федерациясенең Төркиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Карлов та булды.
Танылган фоторәссам Язуз Алатан эшләреннән төзелгән күргәзмәдә Казан һәм Болгар күренешләре төшерелгән фотосурәтләр куелган. Йөзгә якын фотосурәттә Татарстан халкы, республиканың үсеше, традицияләре, мәдәни мирасы һәм замана архитектурасы үрнәкләре, күренекле вакыйгалар хроникасы чагылыш тапкан.
Андрей Карлов Явуз Алатанга Россия һәм Төркия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 95 ел тулуга багышланган истәлек медале тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте