Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге турында рәсемнәр һәм иншалар конкурсында җиңгән балаларны бүләкләде. Ул шулай ук «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» проектында җиңүче дип табылган 5 мәктәп укучысына һәм аларның әти-әниләренә истәлекле китаплар тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте