Бүген төрки халыкларның “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале үзенең эшен башлады. Фестиваль бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында рәсми ачылды.
Башка еллардан аермалы буларак, быел “Нәүрүз” Казакъстан милли театрына багышлана. Фестиваль ачылганда М.Ауэзов исемендәге Казакъ дәүләт драма академия театрының “Коркыт тәүбәсе” спектакле күрсәтелде.
Фестивальдә тамашачыга 17 спектакль тәкъдим ителәчәк. Аларның өчесе “Коркыт китабы”на нигезләнеп язылган, өчесе исә Шекспир иҗатын чагылдыра.