Лениногорскида Җәйге уку урамы ачылды

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Җәйге уку урамы Халыкара балаларны яклау көненә багышлап ачылганлыктан,  анда иң күп катнашучылар да балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар һәм җәйге мәктәп лагерьларына йөрүче балалар булды. Бу чараның программасы балаларны китап укуга җәлеп итүгә юнәлтелгән иде.  

Рәсми затларның тәбрикләүләре һәм сәламләү сүзләреннән соң, балалар өчен әкият геройлары катнашында театральләштерелгән тамаша башланды. Моннан тыш, балалар бик күп сынаулар, бәйгеләр, ярышларда катнаштылар, уку урамында төрле китаплар, журналлар белән танышып, ошаганнарын хәтта өйләренә дә алып киттеләр.   

Җәйге уку урамы ачылу белән Лениногорски урамнарында шәһәр халкы һәм кунаклар өчен җәйге уку заллары эшли башлаячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International