Европа кыллы музыка уен кораллары укытучылары ассоциациясенең 43 нче халыкара конференциясе күптән түгел Нидерландиянең Мидделбург шәһәрендә узды.
Конференциядә төп игътибар эшнең төрле практик формаларына юнәлтелде. «Барокко» халыкара студентлар оркестры составында Казаннан скрипкачы Әлфия Мансурова да бар иде. Бу оркестрда катнашучыларга борынгы музыка коралларында уйнап карау һәм конференцияне ачу тантанасында катнашу мөмкинлеге бирелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте