3 июньдә С.А.Герасимов исемендәге ВГИКның Гыйльми советы карары нигезендә бүлеп бирелгән максатчан урыннарга сайлап алуның беренче этабы була

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2015 елның 3 июнендә С.А.Герасимов исемендәге ВГИКның Гыйльми советы карары нигезендә бүлеп бирелгән «драматургия», «кино һәм телевидение режиссерлары», «кино операторлары» һәм «продюсерлар» юнәлешләре буенча максатчан урыннарга  сайлап алуның беренче этабы  уздырылу турында хәбәр итә.

Ике этаптан торучы сайлап алуда югары белеме булмаган, теләк белдергән һәркем катнаша ала. ВГИК документларны быелның  8 июненнән 7 июленә кадәр кабул итә.  Кабул итү тәртибе турында мәгълүматны  ВГИКның рәсми сайтында http://www.vgik.info/ «абитуриентларга» дигән бүлектә, алга таба – «университетка кабул итү тәртибе» – «әзерлек юнәлешләре (белгечлекләр) юнәлешләре буенча кабул итү тәртибе» – табарга була.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International