30 майда Спортның милли төрләре һәм халык уеннары спартакиадасы (фестивале) ачылды. Ул «2014-2020 елларда Татарстан Республикасында милли сәясәтне гамәлгә ашыру программасы» кысаларында уздырыла.
Спартакиада вакытында Татарстан Республикасында яшәүче 16 диаспора вәкилләре үз халкының уен-бәйгеләрен күрсәтте. Спорт мәйданчыкларында футбол, волейбол, өстәл теннисы һәм билбау көрәше буенча ярышлар узды. Гарәбстан һәм Африка студентлары, шулай ук һинд халкы вәкилләре бергәләп беренче тапкыр крикет һәм стритбол бәйгесе оештырды.
Кунаклар һәм катнашучылар өчен бай концерт программасы да тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте