«Иске Казан түгәрәк уены»: бәйрәм дисәң дә бәйрәм!

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

30 майда  Биектау районы  Иске-Казан музей тыюлыгының    “Музей-кальгасында  «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры бәйрәме узды.

Бәйрәмдә катнашучы фольклор коллективларын һәм тамашачыларны “Музей-кальга” капкасы янында гармунчылар күңелләрне җилкендерә торган көйләр уйнап каршы алды. Тәм-том сәүдәсе оештырылган иде. Теләгән һәркем милли ризыклар һәм чишмә суында куелган чәй белән сыйланды.

Мәйданчыкларда республиканың 26 муниципаль районыннан килгән 49 фольклор коллективы чыгыш ясады.  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары  дүрт урында уен түгәрәге ясап, тамашачыларны ярыш-бәйге-уен өермәсенә бөтереп, күңелләрне күтәреп җибәрделәр. Халык бәйрәме “Риваять” фольклор төркеме чыгышы белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International