Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Халык сәнгать һөнәрчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән грантларын алуга гаризалар кабул итү башлана

2015 елның 29 мае, җомга
1 июньнән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Халык сәнгать һөнәрчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә юнәлтелгән грантларын алуга гаризалар кабул итү башлана. 

Грантлар Татарстан Республикасында халык сәнгать һөнәрчелеге осталарының һәм оешмаларының иҗади мөмкинлекләрен файдалану һәм халык сәнгать һөнәрчелеген торгызу, саклап калу һәм үстерү буенча иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.  

Гаризалар быелның 1 июленә кадәр кабул ителә. Адрес: Казан, Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгы, Пушкин урамы,  66/33, каб. 205 (белешмәләр өчен: (843)264-75-06). Конкурсны уздыру шартлары һәм тәртибе турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгы сайтында  «Грантлар» бүлегендә урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International