1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 11.00 cәгатьтә “Әкият” балалар үзәгендә (Петербург урамы, 57 йорт, 1нче кат) “Айрыз Батыр” спектаклен күрсәтә. Тамашага аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм Казанның “Апрель” тернәкләндерү үзәгеннән балалар чакырулы.