Казан Кремленә Муса Бигиевның һәм аның гаиләсенең уникаль фотосурәтләре бүләк ителде

2015 елның 29 мае, җомга

28 майда Муса Бигиевның оныгы Алия Янгирова “Казан Кремле” музей-тыюлыгына күренекле ислам галиме һәм аның гаиләсенең утыздан артык фотосурәтен тапшырды. Бу елның апреленнән Ислам мәдәнияте музеена килүчеләр Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә белән таныштылар. 29 майда әлеге күргәзмә ябыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International