30 май көнне сәгать 14.00 дә Татарстанның Биектау районы Камай авылында урнашкан Иске Казан Дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигать музей тыюлыгының “Музей ныгытмасы”нда “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклор бәйрәме уздырыла.
Анда республиканың 26 муниципаль районыннан иҗат төркемнәре катнашачак. Кунаклар өчен декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, осталык дәресләре оештыру планлаштырылган.
Күңел ачулар вакытында “Бирнә әзерләү”, “Яңгыр боткасы”, ”Балага исем кушу”, “Сөт аерту өмәсе” һ.б. гореф-гадәтләр һәм йола үрнәкләре күрсәтү ниятләнә. Тамашачылар бәет һәм мөнәҗәтләр тыңлый алачак. Моннан тыш, “Риваять” фольклор төркеменең дә чыгыш ясавы көтелә.
Бәйрәмгә Арча юнәлешендә йөрүче электропоездда килеп, Камай авылында төшеп калырга һәм җәяү барырга мөмкин, диелә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә.
“Татар-информ” МА