24 майда Саха Республикасы (Якутия) Нерюнгри Актер һәм курчак театры сәхнәсендә «Туллук» театр фестивалендә җиңүчеләр игълан ителде. Курчак театрларының төбәкара фестивале беренче тапкыр уздырылды һәм анда алты театр коллективы 19 майдан 24 майга кадәр үз осталыгын күрсәтте.
«Әкият» курчак театры фестивальдә Валентин Катаев хикәясе буенча куелган «Цветик-семицветик» спектаклен уйнады һәм «Актерлар ансамбльләреннән иң яхшысы» дипломына лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте