Татарстан Республикасы WorldSkills стандартлары нигезендә өченче һөнәри осталык милли чемпионаты финалында гомумкоманда зачетында җиңеп чыкты.
Милли чемпионат финалы 19 майда ачылды. Анда Россиянең 46 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 519 конкурсант катнашты. Алар илледән артык компетенциядә көч сынашты.
"Зәркәнчелек" компетенциясендә Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы студенты Вәсилә Сәгъдиева бронза бүләк алды.Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте