Татар музыкаль әкияте - гаджетлар экранында

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне  27 майда кичке сәгать биштә  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә Россия Федерациясе Президентының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге  гомуммилли әһәмияттәге иҗади проектларга ярдәм итү грантлары кысаларында балалар өчен  «Белем барыннан да кадерлерәк» дигән мультимедия мәгърифәти программасын тәкъдим итү чарасына чакырабыз. Проектны  Татарстан Республикасы  дәүләт җыр һәм бию ансамбле  гамәлгә ашыра.

Аккредитация өчен: shigabetdinov.pr@gmail.com. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International