"Әкият" Татар дәүләт курчак театрында "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" Республика мәгърифәти проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Җиңүчеләр муниципаль дәрәҗәдәге комиссияләр тарафыннан сайланган.
Искәртеп узабыз: проект 2014-2015 уку йорты дәвамында тормышка ашырылды. Анда Татарстаннан 40 меңнән артык беренче сыйныф укучысы һәм аларның ата-аналары катнашты. 2014 елның ноябреннән алып 2015 елның маена кадәр мәдәният учреждениеләре тарафыннан 11,5 мең чара үткәрелгән. Әлеге вакыт эчендә һәр беренче сыйныф укучысы уртача мәдәният учреждениесендә 7 тапкыр булган.
Чара кунакларына "Апушның тылсымлы төшләре" дигән спектакль күрсәтелә, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.