Минтимер Шәймиев Болгар объектларында эшләр барышы белән танышты

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарихи-археологик комплексында булды. Анда ул Идел елгасы ярын төзекләндерү һәм кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Бу чарада  ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ҖЧҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев катнашты.

Объектларны карау Идел яры буеннан башланды. Хәзерге вакытта монда елга вокзалыннан алып Кызыл палата урнашкан яр буе территориясен төзекләндерү эшләре бара. Кызыл палата – XIV гасыр тарихи объекты, ХV гасырның 30 нчы елларында җимерелгән. Кызыл палата Иделнең сул як ярында, Җәмигъ мәчет комплексыннан түбәнрәк урнашкан.

ТР ФАның А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков сөйләгәнчә, яр буенда ачык һавада Болгар цивилизациясе музееның төрки-татар язма әдәбияты тарихына багышланган экспозициясен урнаштыру планлаштырыла. 

Алга таба Минтимер Шәймиев һәм аны озата йөрүчеләр Болгар һөнәрчелек үзәген карадылар. Болгарда бу проектны гамәлгә ашыру кысаларында бүген өч объекттан – реставрацияләү һәм эксперименталь археология лабораторияләре, халыкара археология мәктәпләре һәм эксперименталь интерактив остаханәләрдән торган комплекс оештырылган.

Кунакханә төзелеше өчен урын борынгы Болгар шәһәлегенең тарихи өлешеннән читтә сайланган. Бу территориядә, мунча комплексы белән бергә, 300 урынга исәпләнгән кунакханә төзү планлаштырыла. Кунакханәнең мунча комплексы XIV гасыр тарихи объекты булган Ак палата үрнәгендә төзеләчәк. 

“Без ул вакытларда булган барлык шартларны булдырачакбыз. Кешеләр монда килеп, очрашып, мунча кереп, сөйләшеп утырырлык булсын. Бер сүз белән әйткәндә, шул ук технологияләр булачак. Ул Ак палата үрнәгендә төзеләчәк”, - диде Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе шулай ук район культура йортында узган “Татарстан балалары борынгы Болгарның бөек җирендә” балалар музыкаль фестиваль-марафонын карады. 

Фестивальдә катнашучы балалар өчен борынгы Болгарның тарихи һәйкәлләре буйлап экскурсия уздырыла. 

Быел фестивальдә Чаллы, Казан, Яшел Үзән, Арча, Югары Ослан, Болгар һәм Мәскәүдән 360 кеше катнашкан.

 «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International