22, 23 июнь көнне 18.30 сәгатьтә Тинчурин театрында Шәриф Хөсәенов әсәре буенча куелган “Чулпан” спектакленең премьерасы була. Бу мелодрама профессиональ татар театры сәхнәсендә беренче мәртәбә генә уйнала. «Чулпан» пьесасы тамашачыларны 60 нчы еллар мохитенә чумдыра, ул елларны дөрес һәм ихлас итеп чагылдыра.
Иртәме, соңмы беренче мәхәббәт безнең һәммәбезгә дә килә. Күпләр өчен ул алдагы мөнәсәбәтләрнең асылына әйләнә, ә кемнәрдер өчен упкынга әверелә.
Шунысы да мәгълүм, драматург Шәриф Хөсәенов өчен «Чулпан» зур әһәмияткә ия булган. Аның 1956 елда сөйгәненә язган хатында: «…Үземнең соңгы эшем – бичара «Чулпан»ымны да сиңа багышладым. Аһ, минем аны сиңа шундый укыйсым килә!..» – дигән юллар бар.
Шәриф Хөсәенов — күренекле татар язучысы һәм драматургы. Ул киң катлау укучыга һәм тамашачыга үзенең «Әни килде», «Зөбәйдә - адәм баласы», «Профессор кияве» әсәрләре аша яхшы таныш. Спектакльдә Фәнис Яруллин шигырьләре яңгырый.
Спектакльнең режиссеры, музыка авторы- Резеда Гарипова
Спектакльдә ТРның халык артисты Резедә Төхфәтуллина, ТРның атказанган артистлары - Миләүшә Нәҗмиева, Гөлназ Нәүмәтова һәм артистлар - Резедә Сәләхова, Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Юлия Выборновалар катнаша, дип хәбәр итә К.Тинчурин театрының матбугат үзәге
Белешмәләр өчен телефон: 89274138206, Рузалия Тимербаева, e-mail:ruzaliyagaziz@gmail.com