Әлмәт татар дәүләт драма театрының Әдәбият елында планлаштырган чираттагы проекты - “Әкият арбасы”. 3-13 яшьлекләр өчен уйланган әлеге проект белән театр яшьтән үк үз тамашачысын әзерләү хәстәренә керешә. Ул шулай ук тамашачылар хәтерендә “урам, мәйдан театры” дигән төшенчәне дә яңартачак. Театрның әкиятләр төягән арбасы мәктәпләр, балалар бакчалары ишегаллары, җәйге балалар лагерьлары аша уза. Әлеге проект 5 әкиятне берьюлы стационарда уйнау, шулай ук биш төркемгә бүленеп, биш мәйданда күрсәтү ихтималы белән дә кызыклы.
Артистлар арбага биш әкият төяп сәфәр чыга. “Су анасы”н (Г.Тукай) һәм “Балбабай”ны (Г.Кәшипова) татар телендә, Пушкинның “Алтын балык”, “Поп һәм аның ялчысы Балда” турындагы әкиятләрен рус телендә уйнаячаклар. Г.Тукайның “Шүрәле”сен исә инглизчә сөйләтеп шаккаттырырга исәп. Һәр әкият 40 минут дәвам итә.
“Әкият арбасы» проектының 1нче өлеше - татар телендәге “Су анасы” әкияте 26 майда 10.00 сәгатьтә тәкъдим ителәчәк.