Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулуга багышланган чаралар уздырылу белән бәйле рәвештә ТӨРКСОЙ чакыруы буенча Әнкарәдә Казан Федераль Университеты делегациясе булып кайтты. Чаралар кысаларында ТӨРКСОЙның штаб фатирында фәнни симпозиум узды. Анда Каюм Насыйриның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнүче галимнәр катнашты.