18 майда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Ленин мәйданында «Музейлар көне – безнең бәйрәм» театраль тамашасы уздырды. Бу - «Музей һәм мәктәп» мәгърифәти программасының башлангыч курсын тәмамлаучылар өчен традицион рәвештә уздырыла торган йомгаклау дәресе. Якынча 1800 мәктәп укучысы һәм бакча балалары конкурслы, уен-бәйгеле театраль тамашада катнашты.