«Казан Кремле» музей-тыюлыгында – төн һәм көн

2015 елның 15 мае, җомга

16 майда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы “Музейда төн һәм көн” акциясен уздыра. Ул нигездә Бөек Жиңүнең 70 еллыгына багышланган.

Монда төрле күргәзмәләр, концертлар, бию мәйданчыклары, хәтта ачык һавада кинотеатрлар эшләячәк.

Чаралар 16 майда көндезге сәгать уникедә башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International