Мәдәният министрлыгында Эдуар де Люмле белән очрашу булды

2015 елның 15 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгында Россия Федерациясендә Француз Республикасы Илчесенең мәдәният буенча киңәшчесе, мәдәният буенча  атташе Эдуар де Люмле белән очрашу булды. Анда Татарстанда Франция мәдәнияте белән бәйле эшчәнлек алып баручы оешмалар вәкилләре, мәдәният министры урынбасарлары катнашты.

Очрашуда Франция һәм Татарстанның уртак мәдәни проектлары турында сүз барды. Нәтиҗә буларак, ике як яңа проектлар уздыру турында килеште.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International